16+

Скутердан егылып төшә һәм поезд астында кала

Татарстанда 15 яшьлек яшүсмер һәлак булган.

Скутердан егылып төшә һәм поезд астында кала

Татарстанда 15 яшьлек яшүсмер һәлак булган.

Малай пассажир булган, ә ике тәгәрмәчле транспорт йөртүчесе фаҗига урынынан качкан.

Бүген көндез, 1 май көнне, Атлашкино тимер юл кичүендә якынлашып килүче поезд алдына ике яшь егет утырган скутер килеп чыга. Шаһитлар сүзләренчә, ике тәгәрмәчле транспорт пассажиры утыргычтан кинәт кенә егылып төшә һәм юлда кала, шул вакытта биредән тимер юл йөк составы үтә. Ни кызганыч, поезд туктый алмый. Яшүсмер көпчәкләр астында калып һәлак була.

Ә менә скутерны йөртүче каза урыныннан шунда ук качкан. Һәлак булучы 15 яшьлек яшүсмер булып чыга. Биредә бүген оператив тикшерү төркеме эшләде, алар булган хәлнең барлык шартларын билгеләячәк.

- Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк, шулай ук киләчәктә мондый хәлләрне булдырмас өчен тиешле йөкләмәләр бирелде, - дип хәбәр иттеләр безгә Россия Тикшерү комитеты транспортында Идел буе тикшерү идарәсендә.

Фото: psut.sledcom.ru

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading