16+

Сәламәтлек саклау министрлыгы хастаханәләрнең ялларда эш графигын бастырды

Яңа ел бәйрәмнәрендә Казан шәһәр травматология пунктлары тәүлек буе эшли.

Яңа ел бәйрәмнәрендә Казан шәһәр травматология пунктлары тәүлек буе эшли.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хастаханәләрнең ялларда Казан шәһәре хастаханәләренең эш графигын бастырды.

Шәһәрнең стационарлары, бала тудыру йортлары календарь буенча атнаның барлык көннәрендә тәүлек буе эшли, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте. Пациентларны, йөкле һәм бала табучы хатын-кызларны госпитализацияләү авыруның профиленә карап территориаль принцип буенча гамәлгә ашырыла.

Гинекология стационарлары да календарь буенча атнаның барлык көннәрендә тәүлек буе эшлиләр. Кичектергесез гинекология ярдәме территориаль принцип буенча күрсәтелә.

Балалар сырхауханәләре 1,5 һәм 7 гыйнварда 9.00-15.00 сәгатьләрдә, 2,4 һәм 8 гыйнварда 9.00-17.00 сәгатьләрдә хезмәт күрсәтә.3,6 гыйнварда балалар сырхауханәләре 9.00-17.00 сәгатьләрдә көчәйтелгән режимда эшли.

Өлкәннәр сырхауханәләре 1-8 гыйнварда бәйрәм графигы буенча 09.00 сәгатьтән башлап 17.00 сәгатькә кадәр эшли.

Тәүлек буе эшли торган травматология пунктлары барлык бәйрәм көннәрендә беренчел мөрәҗәгатьләре булган пациентларны, яшәү урынына бәйсез рәвештә, кабул итәләр.

Тулы эш графигы белән министрлыкның рәсми сайтыннан танышып була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading