16+

"Китүчеләргә караганда, килүчеләр күбрәк": Татарстанда медицина кадрлары белән вәзгыять нинди?

 4162 волонтер-медик республика халкына мәгълүмати һәм медицина ярдәме күрсәтүне оештыруда катнаша, республиканың өлкән яшьтәге кешеләренә ярдәм күрсәтә, азык-төлек һәм дарулар китерә.

 4162 волонтер-медик республика халкына мәгълүмати һәм медицина ярдәме күрсәтүне оештыруда катнаша, республиканың өлкән яшьтәге кешеләренә ярдәм күрсәтә, азык-төлек һәм дарулар китерә.

Татарстанда медицина хезмәткәрләре саны — 56681 кеше. Шуларның 14042се – табиблар. 2020 елда табиблар саны 13886 булган. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов сөйләде. Аның сүзләренчә, 2021 елда 1858 табиб эшкә урнашкан, 1700 табиб киткән. Күбрәк пенсия яшендәге хезмәткәрләр китә икән, кайберәүләре башка регионнарга күченә. Эштән китүчеләрнең 25 проценты кире кайтуы сөендерә, ди спикер.

4162 волонтер-медик республика халкына мәгълүмати һәм медицина ярдәме күрсәтүне оештыруда катнаша, республиканың өлкән яшьтәге кешеләренә ярдәм күрсәтә, азык-төлек һәм дарулар китерә.

840 волонтер Татарстан Республикасы клиникаларында медицина персоналына ярдәм күрсәтә. 134 волонтер сырхауханәләрдә вакциналаштыру пунктларында эшли.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading