16+

Сүндер утны, исраф булмасын!

Казанда 22 сентябрьдә Горький исемендәге паркта #ВместеЯрче фестивале булды.

Сүндер утны, исраф булмасын!

Казанда 22 сентябрьдә Горький исемендәге паркта #ВместеЯрче фестивале булды.

Икътисади алгарышка ирешкән илләрдә хезмәт хакы югары һәм, шул хезмәт хакына бәйле рәвештә, пенсия түләүләре дә әйбәт.

Ләкин Европа илләре халкы сукыр бер тиен өчен дә «тәгәрәп үләргә» әзер. Мәсәлән, Германиядә немец бабайлары белән әбиләре бер тамчы суны да исраф итмиләр, караңгы төшмичә, электр утын кабызмыйлар икән. Сараннар дип көләргә ашыкмыйк. Аларның картлыкка туплаган пенсияләре әле тагын ике гомергә җитәрлек. Тик аларда «сакчыллык» төшенчәсе милли холык-менталитет дәрәҗәсенә күтәрелгән. Энергия чыганакларын сакчыл куллануның янга калган акча икәнлеген европалылар яхшы аңлый.

Россиянең зур территориясе энергия чыганакларына (нефть, газ, ташкүмер, урман һәм елгалар) бай булганлыктан, без моңа кадәр сакчыллык турында ныклап торып уйламадык та. Европа илләрендә табигый казылмалар аз, нефть белән газ гомумән дә юк. Россиядә дә, белгечләр фаразлавынча, нефть тагын 50-60 елдан бетәчәк яки аны бик тирән катламнардан суыртырга туры киләчәк. Шунлыктан, безгә дә илкүләм колачларда сакчыллыкка өйрәнә башларга вакыт.
Россиядә инде өченче ел рәттән #ВместеЯрче Бөтенроссия энергиягә сакчыллык фестивале үткәрелә. Казан да әлеге чарада актив катнаша. Горький паркында «Энергиягә сакчыллык бульвары»нда лекцияләр укылды, технологик экспонатлар күргәзмәсе белән танышырга мөмкин иде.

– Энергетика һәм сәүдә компанияләре гадәти лампочкаларны энергиягә сакчыл лампочкаларга бушлай алмаштырды. Шушы гамәл аша халыкны энергиягә сакчыллыкка өндәү максат итеп куелган иде, – диде республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов.
«Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмалары яшьләре берлеге» төбәк җәмәгать оешмасы советы рәисе Айдар Сәгыйтдинов әйткәнчә, фестиваль кысаларында яшьләр командаларының кече футбол турниры үткәрелде. ВУЗлар студентларына «Иң якты команда» биреме алдан ук җиткерелгән булган. Командалар парадында Казан кооператив институты җиңүче дип табылды, алар «Иң якты команда» исемен алды.

Казан дәүләт энергетика университеты проректоры Владимир Ильин әйткәнчә, Казанда 20дән артык шәхси йорт кояш энергиясеннән дә файдалана.
– Якын киләчәктә күп фатирлы йортларны да «яшел энергия»гә, ягъни кояш батареяларына көйләү мөмкинлекләре булачак, – диде Владимир Ильин.

Горький паркындагы үзенчәлекле икътисади-мәдәни программа кичке якта Россия һәм Татарстан шоу-бизнесы йолдызлары концерты белән тәмамланды. Концертта Эльмира Кәлимуллина белән Олег Майами да чыгыш ясады.
– Фестивальне хуплыйм. Мин фатирымда электрны да, башка чыганакларны да сакчыл тотам. Сакчыллык – табигый хис, һәркемне сакчыллыкка чакырам, – ди танылган җырчы Эльвира Кәлимуллина.
Казан мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында #ВместеЯрче Бөтенроссия фестивале кысаларында тематик дәресләр үткәрелде.

Фото: realnoevremya.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading