16+

Сәнәгать тармакларында үлем-китемнәр 40 процентка кимегән

Казанда быелның тугыз аенда сәнәгать тармакларында 43 фаҗигале очрак теркәлгән, 20 кешенең гомере өзелгән, 28 кеше төрле авырлыктагы имгәнүләр алган.

Казанда быелның тугыз аенда сәнәгать тармакларында 43 фаҗигале очрак теркәлгән, 20 кешенең гомере өзелгән, 28 кеше төрле авырлыктагы имгәнүләр алган.

- Шәһәр башкарма комитетында 2013 елдан хезмәтне саклау буенча координация советы эшли. Баштагы елларда предприятиеләр һәм төзелеш оешмалары җитәкчеләре безнең рейд бригадасына салкын караш күрсәтәләр иде. Хәзер мөнәсәбәт үзгәрде, хезмәт иминлеген бергәләшеп тәэмин итәргә тырышабыз, - диде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Иван Кузнецов, - быелның тугыз аенда сәнәгать тармакларында үлем-китем узган елның шул чоры белән чагыштырганда 40 процентка кимеде.

Төзелеш тармагы һаман да иң хәвефле булып кала бирә. Узган ел эш урынындагы 46 фаҗигале үлемнең 20се төзелешкә карый.

- Күпкатлы йортлар төзелешендә тәрәзә яки болкон араларына такта беркетелми. Шушы гап-гади иминлек таләпләрен үтәмәү дә төзелештә эшләүчеләрнең ялгыш егылып төшүләренә китерә. Кайбер төзелеш корылмаларында газ баллоннары ачык урында тора, баллон авызы махсус капкач белән томаланмый. Быел хезмәт иминлеге кагыйдәләре үтәлмәгән 114 очракка юлыктык, әлеге кимчелекләр бетерелде, - диде Иван Кузнецов "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә.

Мэр Илсур Метшин хезмәт иминлеген тәэмин итү максатларындагы чараларны хуплады.
- Сәнәгать тармакларында үлем очракларының 40 процентка кимүе яхшы нәтиҗә, шулай да 0 процентка омтылырга кирәк, - диде Илсур Метшин, - хезмәткә яраклылыкны югалту, үлемне әйткән дә юк - бу һәр гаилә өчен олы фаҗига, моны булдырмаска кирәк.

Мэр Илсур Метшин хезмәт иминлеген машинадагы иминлек каешы белән чагыштырды:

- Иминлек каешын эләктергәннән соң гына иминлек мендәрләре эшли. Хезмәтне саклау да үзенә бер "иминлек каешы".

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading