16+

Сочида Татарстан малаеның гомере өзелү факты буенча җинаять эше ачылды: гаеп узган гасырда төзелгән гидротехник корылмалардамы?

Сочиның Лазаревское районы тикшерү бүлеге, Татарстан малаеның, яңгыр суы ага торган чокырга төшеп, гомере өзелгәннән соң, җинаять эше ачты һәм экспертиза билгеләде.

Сочиның Лазаревское районы тикшерү бүлеге, Татарстан малаеның, яңгыр суы ага торган чокырга төшеп, гомере өзелгәннән соң, җинаять эше ачты һәм экспертиза билгеләде.

 
3 августта Лазаревское бистәсенең Октябрь урамында 7 яшьлек малай  ливневка коесына төшкән иде. Су агымы аны диңгезгә алып китеп, аннан баланың мәетен генә таптылар. Быел беренче сыйныфка барасы малай әбисе белән ял иткән булган.

Яңгыр суы ага тоган чокырларга килгәндә, алар узган гасырның  60нчы елларында ясалган булган. Андый гидротехник корылмалар Лазаревскоеның барлык урамнарында диярлек бар. Алар рәшәткә белән капланган булырга тиеш тиешен, тик, имештер, көчле яңгырлар вакытында су басмасын өчен аларны алган булганнар.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading