16+

София Ротару "омикрон" йоктырган

София Ротару, озак кына югалып торганнан соң, үзенең иҗатын сөючеләр белән элемтәгә чыкты һәм бу вакыт эчендә кайда булуы турында сөйләде.

София Ротару "омикрон" йоктырган

София Ротару, озак кына югалып торганнан соң, үзенең иҗатын сөючеләр белән элемтәгә чыкты һәм бу вакыт эчендә кайда булуы турында сөйләде.

Легендар җырчыны “омикрон” аяктан еккан булып чыкты.

Бүген 74 яшьлек София Ротару күңелсез хәбәр белән бүлеште. “Instagram”дагы шәхси битендә җырчы инде берничә атна “омикрон” нәтиҗәләре белән көрәшүе турында сөйләде. “Ике атна йокысыз төннәр һәм сәламәтлек өчен көрәш булды. Коронавирус җиңелде, әмма өзлегүләрсез үтмәде”, — дип яза җырчы.

Ротару билгеләп үткәнчә, белгечләр ярдәме белән аның хәле контрольдә тотыла. Әмма артисткага тулысынча сәламәтләнү өчен вакыт һәм көч кирәк.

Җырчы якыннарына ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерә, барысын да үз-үзләрен сакларга һәм сәламәтлекләрен күзәтеп торырга чакыра.

Чыганак

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Исэн сау терелсен инде

    Мөһим

    loading