16+

Согуд Гарәбстанында хаҗ вакытында ким дигәндә 550 хаҗи үлгән

Согуд Гарәбстанында хаҗ вакытында эсселек аркасында 500дән артык хаҗи үлде, дип хәбәр итә AFP агентлыгы.

Согуд Гарәбстанында хаҗ вакытында эсселек аркасында 500дән артык хаҗи үлде, дип хәбәр итә AFP агентлыгы.

"Мәккә Әл-Муайсема районының моргында һәлак булганнарның гомуми саны <...> 550 кеше тәшкил итте", - дигән агентлык әңгәмәдәшләре.
Гарәп илләреннән ике дипломат сүзләренчә, кимендә һәлак булган 323 кеше – Мисыр гражданнары. Бер чыганак аларның барысы да этеш-төртеш вакытында, эсселек сәбәпле авырулардан үлүләре ачыкланган. Моннан тыш, кимендә 60 иорданияле һәлак булган.

Берничә илдән килгән хаҗиләрнең гомуми үлем саны 577гә җиткән. Моннан тыш, теркәлмәгән хаҗилар саны күп булу сәбәпле, һәлак булган мисырлылар саны арткан.
"Теркәлмәгән хаҗилар Мисыр хаҗилары лагерьларында зур хаос тудырды, бу хезмәтләрнең эшендә тоткарлыкларга китерде", дигән Мисырда хаҗны тәэмин итү миссиясен күзәтүче түрә.

Быел хаҗ 14-19 июньдә уза. AccuWeather һава торышын күзәтү сайты буенча, 17 июньдә Мәккәдә температура 45 градуска җиткән. Ә Согуд Гарәбстаны метеорология хезмәте бу көнне шәһәрнең иң зур мәчетендә плюс 52не теркәгән. Согуд Гарәбстаны Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, 16 июньдә генә 2764 хаҗи эселектән зыян күргән.

Ведомство башлыгы Фәхд Әл-Җәләҗел хаҗиларны җирле вакыт буенча 11:00дән 16:00гә кадәр урамга чыкмаска, кояштан качарга, зонтиклар кулланырга һәм эчү режимы буенча киңәшләрне тотарга чакырды.

Мөселманнарның Мәккә һәм Мәдинәдәге изге урыннарга ел саен күпләп хаҗ кылулары еш кына күп санлы үлемнәр белән бергә бара. Узган ел хаҗ вакытында эсседән 240 кеше үлгән, ун меңнән артык кеше сәламәтлек белән бәйле проблемалар кичергән.
Европа климат үзгәреше хезмәте Copernicus мәгълүматлары буенча, узган май күзәтү тарихында иң эссе булды. Климат үзгәрүе Фарсы култыгы илләренә нык тәэсир итә. Температура максимумыннан тыш, яз көне бу төбәктә рекордлы күләмдә явым-төшем теркәлгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading