16+

"Соңгы кыңгырау" бәйрәмендә бер яшүсмер сыйныфташына пычак белән һөҗүм иткән

23 майда Волгоград өлкәсенең Иловля бистәсендә унберенче сыйныф укучысы, 17 яшьлек егет "Соңгы кыңгырау" бәйрәме хөрмәтенә уздырылган бәйрәмдә сыйныфташына пычак белән һөҗүм итә.

23 майда Волгоград өлкәсенең Иловля бистәсендә унберенче сыйныф укучысы, 17 яшьлек егет "Соңгы кыңгырау" бәйрәме хөрмәтенә уздырылган бәйрәмдә сыйныфташына пычак белән һөҗүм итә.

«Известия» чыганагы мәгълүматлары буенча, кыз муены бераз киселгән. Медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң аны өенә кайтарып җибәргәннәр.
Бу вакыйганы шунда ук видеога да төшереп алалар, соңрак ул социаль челтәрләрдә тарала. Кадрларда бер егетнең сыйныфташ кызының муенына пычак белән кадавы күренә, шул вакытта балалар мәктәп ишегалдындагы линейкада җыр башкара.

Яшүсмерне башка укучылар һәм укытучылар туктатып кала алган. Соңрак ачыкланганча, Гриша сыйныфташына җавапсыз гашыйк булган, шуңа бу коточкыч адымга барган. Бу вакыйгадан соң егет үз гамәлен аңлатудан баш тарткан. Аны психиатрия экспертизасына җибәрәчәкләр.
Тикшерү бара.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading