16+

«Созвездие-Йолдызлык» бүләге: бушлай туңдырма һәм зур концерт

1 июнь, Халыкара балаларны яклау көнендә, Казан дәүләт циркында ТР эстрада сәнгатенең «Созвездие-Йолдызлык» XXI ачык яшьләр телевизион фестивале лауреатлары һәм җиңүчеләренең бәйрәм концерты булды.

1 июнь, Халыкара балаларны яклау көнендә, Казан дәүләт циркында ТР эстрада сәнгатенең «Созвездие-Йолдызлык» XXI ачык яшьләр телевизион фестивале лауреатлары һәм җиңүчеләренең бәйрәм концерты булды.

Яшь артистлар башкаруындагы концерт, шулай ук буйлы курчаклар, сабын куыклары, аниматорлар тамашачыларның күңелләрен ачты, оештыручылар бәйрәм хөрмәтенә һәр кунакка туңдырма бүләк итте.

Гадәттәгечә, балаларны яклау көнендә, республиканың беренче затлары 2021 елда «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең 40 лауреатына һәм җиңүчеләренә махсус дәүләт стипендияләрен тапшырыла.

 «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Туманов билгеләп үткәнчә, әлеге концерт – Татарстан Президенты кушуы буенча фестиваль хәрәкәте тарафыннан гамәлгә ашырыла торган беренче проект. Аның сүзләре буенча, «Созвездие-Йолдызлык» ның финал концертларын һәркем күрә алмый, шуңа күрә, бу олы һәм изге бәйрәмгә багышлап, киң күләмле тамаша ясау карары кабул ителгән.

«Созвездие-Йолдызлык» фестивале — Татарстанның милли байлыгы. Һәм бу безнең беренче тәҗрибәбез, беренче тапкыр фестиваль хәрәкәте концертын барлык Казан халкы да күрә ала. Безнең республика Президентына мондый мөмкинлек һәм ярдәм өчен зур рәхмәт. «Йолдызлык» балалары һәрвакыт тынычлык һәм шатлык, чәчәк атучы, якты Россия өчен чыгыш ясый. Әлеге концерт максаты – һәр катнашучыга бәхет бүләк итү, җәй башлануы белән котлау», – дип фикерләре белән уртаклашты Дмитрий Туманов. Ул мондый хәйрия концертлары Татарстанда агымдагы елның август һәм сентябрь айларында оештырылачак, дип ассызыклады ул.

«1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә, «Йолдызлык» бөтен илгә танылган тарихи җирдә – циркта беренче тапкыр. Минемчә, бу – остазларның, Дмитрий Туманов һәм әлеге хәрәкәт эшенә өлеш кертүчеләрнең хезмәте нәтиҗәсендә барлыкка килгән тәҗрибә. Мин һәр әти-әнигә балаларының шатлыклы хис-тойгыларын, камилләшүен күрергә, «тоярга» телим. Бүгенге концерт – «җылылык һәм ут йолдызлыгы» булсын!» – кунакларны бәйрәм белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева котлады.

 «Бүген, балаларны яклау көненнән тыш, халыкара ата-аналар көне дә. Һәм бүген бу искиткеч концерт, якты идеяләр, талантлар «йолдызлыгы», креативлык белән без әлеге, чын мәгънәсендә изге бәйрәмнәрне билгеләп үтәбез. Бүген иң-иңнәре дәүләт стипендияләрен алачак, бу бик зур казаныш! Бу – балаларның да, укытучыларның да, оештыручыларның да казанышы. Моннан тыш, бу – безнең республика талантларга бай булуын тагын бер кат исбатлый» –, дип билгеләп үтте Татьяна Ларионова.

Циркта узган бәйрәм концертында фестивальнең иң яхшы номерлары тәкъдим ителде, сәхнәдә «иң-иңнәре» чыгыш ясады. «Созвездие-Йолдызлык» лауреатлары һәм җиңүчеләре бу кичне тамашачыларны дәртле эстрада номерлары белән сөендерде. Чара фестиваль гимны, «Кояш дискотекасы» җыры белән тәмамланды.
Концерт ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, «Сириус» белем бирү үзәге һәм талантлар университеты ярдәмендә узды.

Айназ Сөләйманова

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading