16+

“Спартак” белән уеннан соң “Рубин” футболчысы реанимациягә эләккән

Аңа ашыгыч рәвештә операция ясалган.

Аңа ашыгыч рәвештә операция ясалган.

Футбол буенча Россия яшьләр чемпионаты кысаларында кичә Мәскәүдә “Спартак” - “Рубин” командалары очрашуы хуҗаларның җиңүе белән төгәлләнде. Исәп – 1:0.

Әлеге уеннан соң “Рубин”ның 17 яшьлек футболчысы – сакчы  Вячеслав Фомин реанимациягә эләккән. Матч барышында аның эченә икенче бер футболчы тезе белән бәрелә, Фомин уенны дәвам итә алмый. Шулай да ул үзе юына, команда белән кайту өчен автобуска да чыгып утыра, әмма юлда хәле начарлана. Тиз арада ашыгыч ярдәм чакыртып, футболчыны хастаханәгә озатырга, операция ясарга туры килә.

Кайбер мәгълүматлар буенча, аның эченә кан сауган, футболчы ике литрлап кан югалткан, әлегә хәле авыр, диелә.

Футболчының сихәтләнүен телибез.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading