16+

Сүрия президентының хатыны Татарстан герое кызына мәче баласы бүләк итте

Сүрия президенты Башар Асадның хатыны Әсма Асад Россия Герое – Сүриядә батырларча һәлак булган Марат Әхмәтшинның төпчек кызына мәче баласы бүләк иткән.

Сүрия президенты Башар Асадның хатыны Әсма Асад Россия Герое – Сүриядә батырларча һәлак булган Марат Әхмәтшинның төпчек кызына мәче баласы бүләк иткән.

Дүшәмбе көнне, ил президенты һәм аның хатыны чакыруы буенча, Сүриягә Россиядән биш хәрби гаилә барды. Алар арасында Марат Әхмәтшинның хатыны һәм өч баласы да бар иде. Кунаклар белән Президент хатыны Әсма Асад та очрашты. Ул алар белән Дамасктагы Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салды, аннары үлгән хәрбиләрнең гаилә әгъзалары белән танышып сөйләште. Ралина Әхмәтшинага Әсма Асад шотланд токымлы соры төстәге мәче баласы бүләк итте.

– Мин синең кара төстәге мәче баласы турында хыялланганыңны белдем, әмма андыйны таба алмадым, – диде бүләкне тапшырганда Әсма Асад.

Кыз аңа мәче баласын Уголек дип атаячагын әйтте.

Исегезгә төшерәбез: артиллерия разведчигы Әхмәтшин Пальмира шәһәре янында дошманга каршы көрәшә. Берничә машинаны юк итә, тик үзе дә бик авыр яралана. Аны бик күп яралы, кулына чекасыз граната йомарлап тоткан килеш ут эченнән табып алалар. Иптәшләре Маратны табып, кулындагы гранатасын кырыйга ташлап шартлатканда, ул әле исән була. Кызганычка, хәрби медиклар офицерның гомерен саклап кала алмый. 35 яшьлек Марат Әхмәтшин, иптәшләренең гомерен саклап калу бәрабәренә, хатыны Гүзәлне тол, өч баласын ятим калдырып, батырларча һәлак була. 2016 елның 6 июнендә ул Атабай авылында күмелә. 23 июнь көнендә Аңа Россия Герое исеме бирелә. 2017 елда Казанның 113нче мәктәбенә һәм Атабай авылы мәктәбенә Әхмәтшин исеме бирелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading