“Минем ишегалды” проектын тормышка ашыру буенча эшче төркеме түгәрәк өстәл уздырды һәм күпкатлы йортларда яшәүчеләр белән булган очрашуларга кайбер нәтиҗәләрне ясады. Проект эшли башлаганнан бирле республика буенча “Бердәм Россия”нең Татарстан төбәк бүлеге депутатлары халык белән 611 очрашу уздырган. Бу хакта проектның координаторы Лилия Маврина хәбәр итте.
Мәгълүм булганча, халыктан кабул ителгән йорт тирәсе территорияләренә кагылышлы мөрәҗәгатьләрне өйрәнеп, фирка шундый программа булдыру инициативасы белән Президентка чыккан һәм аңардан хуплау алган иде. “Бердәм Россия”леләргә халык белән ишегалларының стандарты турында сөйләшү, беренче чиратта нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген ачыклау максаты һәм программаны әзерләү бурычы йөкләнгән. Халыкның бер өлеше әүвәл бераз шикләнсә дә, хәзер моны хуплый, депутатлар белән очрашулар барышында алардан төрле фикер-үтенечләр яңгырый. Беренче чиратта алар үз ишегаларында керү-чыгу юлларын төзекләндерүне, машина кую урыннарын булдыруны сорый. Депутатлар әйтүенчә, машина кую урыннары белән бәйле мәсьәлә күбрәк Казанда күтәрелгән, Түбән Камада исә бу хакта азрак сөйләнелә. Чаллыда юлларны киңәйтүне сорыйлар, шуның исәбенә машиналар кую өчен урыннар күбәячәк. Әмма кайберәүләр фикеренчә, моны эшләп булмый, чөнки ишегалды, беренче чиратта, кешеләр өчен, ә өстәмә машина кую урыннары барыбер бөтенесенә җитмәячәк. Халыкның бер өлеше исә машиналарны бөтенләй ишегалларына кертмәү яклы. Болар хакында әле фикер алышулар дәвам итәчәк.
Элеккеге программалардан аермалы буларак, “Минем ишегалды” проекты кысаларында ишегаллары стандарт буенча төзекләндереләчәк. Әлеге стадартка нәрсәләр керергә тиеш – депуталар шул хакта фикер алышты. Урын җитәрлек булганда, ишегалларында спорт мәйданчыклары пәйда булачак. Халыкның бер өлеше чүп-чар аерым җыела торган контейнерлар куелуын сорый. Берәүләр эскәмияләрнең артлысын сораса, икенчеләренә андые кирәкми. Кайбер ишегалларына җыелышлар уздыру өчен подиум кебек нәрсә әмәлләүне сораучылар да бар икән. Бөтен ишегалды да бертөрле булмасын өчен төрлесенә төрле үсемлекләр утыртырга, рәшәткәләрне төрлечә буярга дигән тәкъдимнәр яңгырады. Иң мөһиме – куркынычсызлык, кайбер ишегалларында тротуарлар юк, подъезддан чыгуга кеше юлга килеп төртелә. Балалаар мәйданчыкларында комлыклар да капкачлы булырга тиеш.
Ишегаллары төзекләндерелгәннән соң йортларның тышкы ягын ремонтларга кирәк булачак – бусы капиталь ремонта кысаларында башкаралачак. Ә өй эчен һәм подъездларны төзекләндерү агымдагы ремонт эшләренә кертелгән. Шулай ук ишегалларындагы хуҗасыз биналар, гаражлар мәсьәләсен дә хәл итәсе бар.
Төзекләндерелгән ишегалларын тора-бара кем карячак? Бу сорау буенча фикер алышулар әле булачак. Проект нигезендә ишегалларын төзекләндерү генә каралган һәм бу үзе үк халык өчен зур бүләк. Идарәче компанияләр аларны шул хәлдә карап тора алмый, бу мәсьәләне әле уйлап бетерәсе бар диделәр түгәрәк өстәлгә җыелучылар.
Төзекләндерү эшләренең һәр этабын депутатлар контрольдә тотарга тиеш – Чаллы халкының фикере шундый. Шулай ук проектны эшләгәндә үк барлык җитешсезлекләрне истә тоту мәслихәт. Беренче чиратта эшне кайсы ишегалларыннан башларга дигәндә, биредә шулай ук фикерләр төрле. Кайбер ишегалларын халык үз исәбенә төзекләндергән, кайбер депутатлар эшне шулардан башларга кирәк дип белдерә. Икенчеләре исә, бер җирдән икенчесенә күченү, техниканы күчерү өстәмә чыгымнарга китерәчәк дип исәпли. Мәгълүм булганча, “Минем ишегалды” программасы буенча төзекләндерү эшләренә 50 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк. 8 нче сентябрьдә сайлау бүлекчәләрендә сайлаулар белән параллель рәвештә һәркем ишегалларын төзекләндерүнең стандарты турында анкета тутырып, фикерен белдерә ала.
Фото: Татар-информ
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар