16+

Су кондызы кешегә ташланган

Салават районының Лаклы авылында бик сирәк очрый торган вакыйга булган. Шушы авылда яшәүче хатын-кыз су кондызы тешләве корбанына әверелгән.

Салават районының Лаклы авылында бик сирәк очрый торган вакыйга булган. Шушы авылда яшәүче хатын-кыз су кондызы тешләве корбанына әверелгән.

Район ветеринария станциясе башлыгы Тимур Камалетдинов әйтүенчә, хатын-кыз иртә белән эшкә барырга чыккан һәм капка алдында хайванны күргән. Эт дип уйлап, хуҗабикә аны куып чыгарырга булган.

Кимерүче су хайваны, качу урынына, хатын-кызга ташлана һәм аның аягыннан тешләп ала. Кычкырган тавышны ишетеп, аның уллары чыга һәм су хайванын сәнәк белән кадап үтерергә мәҗбүр  булалар. Чөнки кондызлар бер ябышсалар җибәрмиләр икән. Аның үткен тешләре бик куркыныч. Әгәр дә сез аларга кагылмасагыз, бу хайваннар зарарсыз. Бик сирәк очракларда гына алар кешегә һөҗүм итәләр. Кимерүче мәете Мәсәгуть авылына экспертиза өчен җибәрелгән.
Зыян күрүче  хатынны ашыгыч ярдәм  хезмәте белән хастаханәгә урнаштырганнар. Аның аягында җитди яралар барлыкка килгән. Кондыз өй бакчасы артыннан агучы Әй елгасыннан килгән дигән фараз бар.

http://omet-rb.rbsmi.ru

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading