16+

Суд "Татфондбанк" рәисенең беренче урынбасарын өй сагында калдырды

Татарстан Югары суды Татфондбанк рәисенең беренче урынбасары Рамил Насыйровның өй сагында тоту турындагы карарга карата прокуратура апелляциясен карады һәм ирекне чикләү турындагы суд карарын үзгәрешсез калдырды, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Искәртеп үтик, 17 мартта Казан шәһәренең Совет районы суды Рамил Насыйровны 16 апрельгә кадәр өй сагына алу карарын кабул иткән иде. Рамил Насыйров Үзәк банктан 3 млрд. сум акча урлау эпизодларын тикшерү кысаларында тоткарланды. Тикшерүнең беренчел фаразлары буенча, 2016 елның августында «Татфондбанк» җәмгыяте хезмәткәрләре кредит алу һәм соңыннан урлау максатыннан Үзәк Банкка ялган документлар тәкъдим иткән. Соңрак, алынган 3 миллиард сум «Татфондбанк» җәмгыятенең башка оешмалары хисабына күчерелгән.

Аерым алганда, тикшерү фаразлары буенча, Татфондбанк рәисенең беренче урынбасары Рамил Насыйров Россия Үзәк Банкыннан кредит алырга рөхсәт биргән кредит комитеты әгъзасы булган.

Дәүләт гаепләүчесе тикшерү барышында Насыйровны сак астына алуны таләп иткән. Насыйров үзе судка тикшерүдә хезмәттәшлек итәчәген белдереп, судтан прокуратура таләбен үтәмәүне сораган булган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading