16+

Суыта да, тагын җылыта. Алдагы көннәргә һава торышы

1 сентябрьдә көндез +29 градус булыр дип көтелә.

1 сентябрьдә көндез +29 градус булыр дип көтелә.

Татарстан башкаласына салкын атмосфера фронты якынлаша, ул бу атна ахырына кыска вакытлы салкын алып киләчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«28 августта көндез Казанда һава температурасы 27 градуска кадәр җылынды. Салкын атмосфера фронты узу сәбәпле, 28 августтан 29 август төненә, шулай ук 29 августта көндез кыска вакытлы салкын һава торышы көтелә. 30 августта көндез 22 градус кына җылы булачак. Бәйрәм көнне шәһәрдә болытлы һава торышы була, явым-төшем көтелми», — диде агентлык әңгәмәдәше.

РФ Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразларына караганда, дүшәмбе көнне Казанда кабат җылытачак, көндез һава 27 градуска кадәр җылына.

1 сентябрьдә көндез +29 градус булыр дип көтелә. Шуннан соң кабат салкынча һава торышы фаразлана.

Чыганак: Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading