16+

«Сәяхәтче» карак тоткарланды

Кибетләр һәм аптекалар буйлап, сәяхәт кылып йөргән карак тоткарланган. Бу хакта ТР Эчке Эшләр министрлыгы хәбәр итә.

«Сәяхәтче» карак тоткарланды

Кибетләр һәм аптекалар буйлап, сәяхәт кылып йөргән карак тоткарланган. Бу хакта ТР Эчке Эшләр министрлыгы хәбәр итә.

Полиция хезмәткәрләре 39 яшьлек ир - атның Авиатөзелеш, Мәскәү һәм Яңа Савин районнарында кылынган 10 җинаятькә катнашы барлыгын ачыклаган.

Узган елның ноябрь ахырыннан "Авиатөзелеш" полиция бүлегенә кибетләрдән һәм даруханәләрдән урлаулар турында хәбәрләр килә башлый. Полиция хезмәткәрләре барлык вакыйгаларга төпле анализ үткәрә һәм аларның барысына да охшаш билгеләр барлыгын ачыклый.

Баксаң, барлык учреждениеләрнең ишекләре пластик конструкцияле һәм боргыч (отвертка) белән ачылган икән. 

Шулай ук, полицейскийлар ачыклаганча, барлык җинаятьләр дә бер үк вакытта - иртәнге икедән дүрткә кадәр чорда кылынган. 

Оператив - эзләү чаралары барышында, "Авиатөзелеш" полиция бүлеге хезмәткәрләре шикләнелүчене тоткарлый. Ир-ат үз гаебен тулысынча таныган. Ул Казанга Түбән Новгородтан наркобәйлелектән дәвалану өчен килүе турында сөйли.

Ноябрьдә ул реабилитация үзәгеннән кача һәм вакытлыча фатир яши башлый, ә тормышын исә урлап алынган акчага алып бара.

Хәзерге вакытта "Урлау" маддәсе буенча җинаять эшен тикшерү дәвам итә. Полиция хезмәткәрләре тоткарланучының шәһәр территориясендә кылынган башка охшаш җинаятьләргә катнашын тикшерә.
 

Фото: http://16.мвд.рф

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading