16+

Сәйдә абыстай Аппакова: «Көндез җиңә алмасаң, төнлә җиң иреңне»

Кемдер бала тәрбияләргә вакыт калмый, дөнья куабыз дияр. Сәйдә абыстайның моңа җавабы бар.

Сәйдә абыстай Аппакова: «Көндез җиңә алмасаң, төнлә җиң иреңне»

Кемдер бала тәрбияләргә вакыт калмый, дөнья куабыз дияр. Сәйдә абыстайның моңа җавабы бар.

- Әнине мисал итеп китерәм. Ул умартачылыкта эшләде. Безне дә үзе белән ияртеп алып бара. Үзе эшли, шунда ук безне дә игътибарыннан читкә җибәрми. Уйнап алыйк әле дип, йорт төзергә куша иде. Чыбык-чабык, вак ташлар китереп бирә. Башта үзе таш белән чыбыкларны җиргә кагып бирә. Аннары, "өй салып бетергәч", түрдә кайнанаң белән кайнатаң булыр, үзегезгә дә урын әзерлә, без дә кунакка килербез, Коръән ашлары уздырырбыз, дия-дия, уйнатып та ала, вәгазен дә сеңдереп бара иде. Кечкенәдән үк кайнана белән кайната дигән кешегә зур хөрмәт күрсәтелергә тиешлегенә басым ясады. Җиде яшьтән үк эшкә өйрәттеләр. Әтиемнең: "Кызым, син зур инде, колхоз эшенә ярыйсың",- дигәне истә. Иртәнге алтыдан кичке алтыга кадәр кортлар оя аерганнарын карап тора идем. Хәзер исә яңа өйләнешкән яшьләр ата-ана алып биргән фатирда яши башлыйлар, эш рәтен белмиләр, бер-берләренә юл куймыйлар. Ачуланышалар да әниләр янына кайтып утыралар. Гаиләдә күп нәрсә хатын-кыздан тора. Ул чын мәгънәсендә артист булырга тиеш. Ашарга пешерә, өйдә ипи юк. Ир кайта да, кибет яныннан узып киткәнсең, ипи кереп алмагансың, бөтен эш миңа, дип әйтеп куя. Шулай дип каршы алган хатын кемгә ошый? Ачулы ир йә диванга ятып телевизор карый, яки чыгып китә дә сырамы, аракымы алып эчә. Акыллы хатын исә: "Җаным, ипигә генә чыгып кер әле, мин ашны пешерә торам", - ди. Бер үк гозереңне ике төрле итеп җиткерергә була. Кайнатам да: "Кызым, ирләрне команда биреп җиңеп булмый, җаным дип әйтергә тырыш",- дия иде. Шул "җаным" сүзе бөтен нәрсәне рәтли дә куя. Дөрес, бик нык ачу килгәндә җаным сүзенең "җ" хәрефен дә әйтәсе килмәгән чаклар була. Ачудан тыелып калырга өйрәнергә кирәк, авызыгызга йозак элегез дим мин андый чакта. Ир әйтте дип хатын әйтсә, хатын әйтте дип ир әйтсә, сугышырга гына кала. Эндәшми калсагыз, тыныч кына узып китә. Хатынны алыштырам, ирне куып чыгарам дип сөйләнәбез. Ярар, аердың ди, аның артында ун кеше басып торамы әллә? Элек ирдән икмәк салмыйлар, диләр иде, тормышка чыккансың икән, сабыр бул. Тормышта көчәнергә туры килә инде. Чана шуасың килә икән, аны тауга да тартып менәргә өйрән. Шуннан гына тормышның ямен күрәсең. Кайнатам: "Көндез җиңә алмасаң, төнлә җиң иреңне", - дип әйтә иде.

Сәйдә абыстай белән белән әңгәмәне тулысы белән алдагы көннәрдә "Шәһри Казан" сайтында укый алырсыз.



Фото: radioazan.ru

Язмага реакция белдерегез

2

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading