16+

Сыерларга субсидия кабат биреләчәк

Татарстанда сыер һәм кәҗәләр асраган өчен субсидияләрне озайтырга дигән карарга килгәннәр, дип хәбәр итә Дәүләт Советы матбугат үзәге.

Татарстанда сыер һәм кәҗәләр асраган өчен субсидияләрне озайтырга дигән карарга килгәннәр, дип хәбәр итә Дәүләт Советы матбугат үзәге.

Утырыш вакытында авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов бар авыл халкын да борчыган мәсьәләне күтәргән: «Авыл хуҗалыгында сөтне сыйфатына, күләменә карап 19-24 сумнан саталар. Әмма халыктан литрын 13-18 сумнан гына җыялар». Авыл халкына ярдәм йөзеннән, сыерлар асраучы шәхси хуҗалыкларга субсидия бирү турындагы программаны 2019 елда озайтырга дигән карар кабул ителгән. Кыскасы, хуҗалыкта бер сыер өчен – 2 мең сум, ике сыеры булганнар – 3шәр мең, өч һәм аннан да күбрәк сыерлы кешеләр һәр мал башына 4әр мең сум субсидия алачак.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading