16+

Сыра чөмереп кенә футбол күзәткән журналист аның бөтен нечкәлекләрен белми

Бүген Россия - Мексика журналистлары дуслык матчы үткәрде.

Сыра чөмереп кенә футбол күзәткән журналист аның бөтен нечкәлекләрен белми

Бүген Россия - Мексика журналистлары дуслык матчы үткәрде.

Журналистлар футбол турында язып кына калмый, үзләре дә туп тибә белә. Бүген Россиянең бер төркем каләм иясе Мексика уенчыларына каршы чыкты.

Матч башланырга сәгать ярым вакыт бар әле. "Буревестник" бассейны футбол мәйданы буп-буш. Ара-тирә физкультурадан «койрыкларын» ябучы студентлар гына чабып йөри. Ә безнекеләрнең беренче номерда уйнаган команда капитаны Җәүдәт Абдуллин ("Бизнес-онлайн") инде футбол кырын сыный. Ул республика каләм ияләренең мини-футбол командасы капитаны да әле. Кәефе яхшылардан түгел, "мөгаен, җиңелербез", ди.

- Мексикалар командасында профессиональ футболчылар бар. Алар зур спорттан журналист яки комментатор эшчәнлегенә күчкән кешеләр. Инде берсенең фамилиясен күрдем, ул Дөнья чемпионатларында уйнаган спортчы. Бездә исә бары футбол уйнарга яраткан журналистлар гына җыелган. Иң көчле состав түгел, - ди Җәүдәт Абдуллин.

Ул үзе дә футбол белән бары 18 яшеннән генә шөгыльләнә башлаган. Казанның мини-футбол буенча иң өлкән һәм иң тәҗрибәле журналист-футболчысы.

- Язуы кызыкмы, әллә уйнавымы? - дип сорыйм үзеннән.
- Җиңсәң, әлбәттә, уйнавы кызыграк. Ләкин аның икенче ягы бар - команданы җыя белергә кирәк бит әле. Үзегез беләсез, без барыбыз да эш кешесе, гаиләбез бар. Бүген менә ике яхшы футболчыбыз уйный алмады.

- Спорт журналисты үзе спорт белән шөгыльләнергә тиеш дип уйлыйсызмы?
- Әлбәттә, тиеш! Монда нечкәлекләрне белү мөһим. Кайвакыт үзләрен профессионал дип санаган журналистлар, футболчы сызланып егылса, "кылана", "яхшы актер" дип сүгә башлый. Янәсе, елый-елый да ике минуттан берни булмагандай уйный. Минем үземнең дә шундый хәлдә калган бар. Кулга типтеләр. Ләкин уен барганда син авыртуны сизмисең, башта гына авыртып ала. Канда адреналин көчле бит. Ә менә матч беткәч, егыласың инде. Икенче көнне клавиатурадан хәреф җыя алмаган көннәр дә булды. Спортны сыра чөмереп кенә күзәткән кеше аңламый моны, - ди журналист.

Тора-бара башкалар да җыелды. Команданың тренеры Советлар Союзы футболчысы, ярымсакчы Евгений Ловчев та күренде. Беренче голны безнекеләр кертте. Алмаз Гафиятовның ("Яңа Гасыр" каналы) пасыннан соң тупны Артур Мухин (ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы) кертте.

Мексикалылар матч башланыр алдыннан гына килде. Бер түгәрәккә басып нәрсәдер озак сөйләште. "Күптәннән футбол уйныйсызмы?" - дигән сорауга да, "беренче тапкыр" дип серле елмайды араларыннан берсе.

Ләкин чит ил егетләре таштан яралган булып чыкты. Җаваплары тыйнак булса да, футбол кырында үзләрен бир иркен тоттылар. Капкачылары Мексика җыелмасының элекеге уенчысы Освальдо Санчес булуы да ышаныч өстәгәндер үзләренә. Хәтта коеп яуган яңгыр да журналистларны туктата алмады. Нәтиҗәдә, мексикалылар ике гол керте. Хисап 1:2 белән тәмамланды.

Конфедерацияләр Кубогы кысаларында журналистлар арасында узган беренче дуслык матчын кунак команда аеруча да ошатты. Шимбә көнне Россия-Мексика арасында булган матчтан соң Мексика ярымфиналга чыкса, башка ил журналистлары белән дә көч сынашмакчы алар.

Матчның иң яхшы уенчысына "Рубин" футбол клубы генераль директоры Айдар Гәрәев клуб һөҗүмчесе Максим Канунников футболкасын бүләк итте.

Илнар Тухбатов фотлары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading