16+

"Сәйлән" бию мәктәбе директорына балаларны Төркия аркылы кайтарткан өчен шелтә белдерелде

Балаларны оешкан төстә шәһәрдән читкә чыгару тәртибе теркәлгән хокукый актлар таләпләрен үтәмәгән өчен, Чаллы шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе күрсәтмәсе буенча, балалар хореография мәктәбе директоры Л.Э. Нурмөхәммәтовага шелтә белдерелгән. Бу хакта "Шәһри Чаллы" газетасына әлеге шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге карар "Сәйлән" балалар бию ансамблендә шөгыльләнүче кызлар белән Истанбул аэропортында булган вакыйганы тикшерү эшләрен алып барганнан соң чыгарылды.

Исегезгә төшерәбез: 28 июнь төнне "Сәйлән" балалар бию ансамбле, Болгариядән "Дөнья, Сәнагать һәм Диңгез" фестивалендә катнашып җиңеп кайтканда, Истанбулның "Ататөрек" аэропортында теракт булу сәбәпле, тоткарлана. Аларның туган илгә кайтару мәсьәләсен Татарстан Республикасы хөкүмәте вәкилләре һәм федераль түрәләр кайгырталар. Нәтиҗәдә, 30 июнь көнне кызлар һәм аларның укытучылары Чаллыга исән-сау кайттылар. Әлеге вакыйгадан соң, тикшерү эшләре башлана. Алар 6 июльгә кадәр алып барыла. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, 8 июль көнне "Балалар хореографиясе мәктәбе" директоры Л.Э. Нурмөхәммәтовага шелтә белдерелү турында күрсәтмә чыга.

http:// tatar-inform.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading