16+

«Сәйлән» фестивале җыр дөньясын ача

«ШАЯН ТВ» каналында бара торган «Сәйлән» телевизион музыкаль проекты балалар өчен яңа дөньяны ача! Татар музыкасы дөньясын!

«Сәйлән» фестивале җыр дөньясын ача

«ШАЯН ТВ» каналында бара торган «Сәйлән» телевизион музыкаль проекты балалар өчен яңа дөньяны ача! Татар музыкасы дөньясын!

Бу дөньяда сүзләр артык кебек. Татар халкына гына хас гаҗәеп моң безне ял да иттерә, дәртләндерә дә, уйландыра да. Проектта катнашучылар жюри әгъзаларына да, тамашачыларга да шушы хисләрне тоеп карау мөмкинлеген тудыра.

6 октябрь көнне «ШАЯН ТВ» каналында «Сәйлән» фестиваленең премьерасы башланды. Беренче көнне уналты катнашучының сигезе үз репертуарларындагы иң матур җырларын башкарды. Яшь башкаручыларның һәркайсы сәләтле, җырдан тыш та бик күп талантлары бар! Барысы да жюри әйткән сүзләрне, алар биргән бәяне игътибар белән тыңлап бара. Димәк, фестивальнең максаты да югары дәрәҗәдә тормышка ашырыла: халкыбызның иң моңлы җырлары бөтен дөньяга таныла, ә сәләтле балаларга иҗади үсеш мөмкинлеге булдырыла, дигән сүз. Алар җырлап кына калмый, проект кысаларында катнашучылар өчен төрле мастер-класслар да уза. Вокал, актерлык осталыгы, сәхнәдә үз-үзеңне тоту, матур итеп киенү буенча осталыкларын арттырды инде.

Һәр якшәмбе «ШАЯН ТВ» каналында «Сәйлән» фестиваленең яңа чыгарылышын карап, үзегезгә ошаган яшь җырчы өчен җан ата аласыз. Бәлки кушылып та җырларсыз! Кемдер җырлый белмәскә дә мөмкин, әмма моң һәркайсыбызның күңелендә яши! Ул һәркайда да бар! Хәтта яңгыр яуганда да, язгы җылы җил искәндә дә, аяк астындагы яфрак шыгырдаганда да көй ишетелә. Ә «Сәйлән» проектындагы иң матур, иң дәртле, иң моңлы җырларны сез безнең канал аша ишетә аласыз!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading