16+

Сыйфатлы аракы белән дә агуланып була

Бәйрәм арасында туктый алмый эчү беренче чиратта, кешенең күп вакыты булу белән бәйле, дип саный белгечләр.

Бәйрәм арасында туктый алмый эчү беренче чиратта, кешенең күп вакыты булу белән бәйле, дип саный белгечләр.

Республика наркология диспансерының балалар накрологиясе буенча баш табиб урынбасары Степан Криницкий әйтүенчә, совет заманында яңа ел бәйрәмнәрендә кеше бер, ике көн бәйрәм иткән дә, аннары эшкә чыкан.Хәзер генә ул “яңа ел каникуллары” унышар көнгә сузыла. Актив ял итәргә өйрәнмәгән кешеләр ялны табын янында уздыра. Спиртлы эчемлекләрне еш куллана. Статистика буенча, Казанның 7нче шәһәр хастаханәсенең токсикология бүлегенә көн саен аракыдан зыян күргән 20-25 кеше мөрәҗәгать итсә, бәйрәм вакытында агуланучылар саны 10-12 процентка арта икән. Аеруча 1 гыйнвар, 10 гыйнварда аракыдан агуланган пациентлар күпләп килә.  Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы  Алия Насыйбуллина әйтүенчә, ни хикмәт, кыйммәтле, сыйфатлы аракы белән дә агуланырга мөмкин. Бу кешенең никадәр күләмдә спиртлы эчемлек куллануына бәйле, шулай ук  организмның үзенчәлекләренә дә бәйле. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading