16+

Табиблар килеп җиткәнче, егет үлгән булган

Эх, кая чабасыз сез, егетләр?!!

Эх, кая чабасыз сез, егетләр?!!

Югары тизлек белән хәрәкәт итүче машина юл читенә төшеп каплана, салонда утыручы пассажир егет һәлак булган, дип хәбәр итә ТР Эчке Эшләр министрлыгы. Хәзер әлеге һәлакәт буенча тикшерү бара. 

 Бүген иртән республиканың Чирмешән районында Светлогорск авылыннан ерак түгел фаҗига килеп чыга. Биредә Россиядә җитештерелгән 14 нче модель автомашинасы юлдан очып чыгып, аска тәгәри һәм әйләнеп каплана. 

"Җиңел машинаның пассажиры 20-22 яшьлек егет урында ук һәлак булды. Килеп җиткән ашыгыч ярдәм табибларына аның үлемен расларга генә калды ", - дип ачыклаганнар авария шаһитлары.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading