16+

Табиблар мельдоний кулланырга рөхсәт сорый

Федераль медик-биологик агентлык Бөтендөнья допингка каршы агентлык белән мельдонийны тыелган препаратлар исемлегеннән чыгару мөмкинлеге турында фикерләшә. Бу хакта пәнҗешәмбе көнне Федераль медик-биологик агентлык башлыгы Владимир Уйба җиткерде, дип хәбәр итә "Интерфакс".

"Без Бөтендөнья допингка каршы агентлык белән мельдонийга карата фикерне үзгәртү һәм аны тыелган препаратлар исемлегеннән чыгару мөмкинлеге турында сүз алып барабыз. Әлеге препарат Бөтендөнья допингка каршы агентлык кодексының бер генә таләпләренә дә җавап бирми", - дип җиткергән Уйба "Интерфакс"ка интервьюда "Арктика" халыкара форумында.

Аның сүзләренчә, Федераль медик-биологик агентлыгы тикшеренүләре, бер тапкыр айлык курсны үтеп, 180 көн вакыт узгач та организмда мельдонийның матдә концентрациясе калуын күрсәтә. Бу - Бөтендөнья допингка каршы агентлык таләпләре рөхсәт ителгәннән артык күләмдәге концентрация. Ярты ел куллансаң, ул организмда гел арта бара", - дип белдерә Уйба.

"Без мельдонийның организмнан чыгу барышының компьютер моделен ясадык. Ул, бер тапкыр кулланылганда, бер ел - ел ярым дәвамында чыга", - дип билгеләп үткән Уйба. Әгәр спортчылар мельдонийны берничә ел дәвамында кабул итсәләр, ул, ничә ел куллансаң, шулкадәр озаграк чыгарга мөмкин, ди медик-биологик агентлык башлыгы.

Татар-инфрорм

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading