16+

Тагын бер алтын медаль

Россия спортчылары синхрон йөзү буенча команда төренең техник программасында иң яхшы нәтиҗә күрсәтеп, алтын медаль яулады.

Россия спортчылары синхрон йөзү буенча команда төренең техник программасында иң яхшы нәтиҗә күрсәтеп, алтын медаль яулады.

Россия командасынада Влада Чигирева, Елена Прокофьева, Анжелика Тиманина, Светлана Колесниченко, Алла Шишкина, Гелена Топилина, Александра Пацкевич и Мария Шурочкина чыгыш ясады. Икенче урынны кытайлылар, өченче урынны япон кызлары алды.

Халык синхрон йөзү төрләренең нәкъ менә команда белән башкарыла торганына өстенлек бирә. Беренчедән, биредә барлыгы 8 спортчы берьюлы чыгыш ясый. Икенчедән, җанатарларга кызларның тигез хәрәкәтләрен аермачык күрү мөмкинлеге туа. Бу исә чыгышларны тагын да кызыклырак итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading