16+

Тагын 51 кеше... (яңа статистика)

Татарстанда узган тәүлектә Covid-19ның 51 яңа очрагы теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә Covid-19ның 51 яңа очрагы теркәлгән.

Алар арасында биш очрак читтән кертелгән һәм 46сы контакт юлы белән йоктырылган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

«Уналты кеше хастаханәгә урнаштырылды, 35 кеше өйдә дәвалана», — диделәр ведомствода.

Чирләүчеләрнең күбесе Казанда теркәлгән, анда 22 кеше авыру йоктырган. Чаллыда 12 кеше авырый. Инфекцияләнгән кешеләр республиканың 13 муниципалитетында ачыкланган.

Шулай итеп, 26 июльгә булган мәгълүматлар нигезендә, төбәктә пандемия башланганнан бирле авыруның 23 675 очрагы рәсми рәвештә расланган. Татарстанның 21 024 кешесе, шул исәптән 13е узган тәүлектә, савыккан.

Барлыгы 773 235 татарстанлы коронавирустан вакцина алды. Республиканың 554 236 кешесе икенче доза белән прививка ясаткан инде.

Бөтен Россия буенча коронавирустан массакүләм вакцинацияләү кампаниясе дәвам итә. РФ Президенты Владимир Путин ватандашларны Covid-19 инфекциясеннән прививка ясатырга өндәде.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X