16+

Тагын боз: карлыганнардан шәрә ботаклар гына калган...

Теплицалар җимерелгән, түбә калайлары купкан.

Тагын боз: карлыганнардан шәрә ботаклар гына калган...

Теплицалар җимерелгән, түбә калайлары купкан.

3 июльдә Башкортстанның Салават районындагы Чибәркүл авылында боз яуган. Ярты сәгать эчендә боз авыл халкының бөтен үсемлекләрен бәреп бетергән. Бу турыда «Салават җирендә» сайты хәбәр итте.

Чибәркүл авылында йөзләп йорт бар. «Башта яңгыр яуды, аннары көртлек йомыркасы кадәр зурлыктагы боз ява башлады. Авыл өстендә күк капусы ачылган кебек булды. Көчле үтәли җил исте һәм пулеметтан аттырган кебек боз ишелде. Ярты сәгать чамасы шулай булды. Урамга чыгар хәл юк иде. Ахырзаман җитте дип торабыз», — дип сөйли Владик Газизов. 

Аның сүзләренчә, боз авыл халкының кәбестәсен, бәрәңгесен, помидорын, башка үсемлекләрен бәреп бетергән. Карлыганнардан шәрә ботаклар гына калган. Теплицалар җимерелгән, түбә калайлары купкан. Җиргә 5-6 см калынлыкта боз яткан, диелә бу хәбәрдә.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading