16+

Тагын бәяләр арта...

Киләсе елда Россиядә товарлар кыйммәтләнә. Бу турыда Үзәк банкның акча-кредит сәясәте докладына таянып “РИА Новости” яза.

Киләсе елда Россиядә товарлар кыйммәтләнә. Бу турыда Үзәк банкның акча-кредит сәясәте докладына таянып “РИА Новости” яза.

Бу Өстәмә кыйммәткә салым (НДС) һәм тәмәке эшләнмәләренә, бензин, дизель ягулыгына һәм автомобильләргә акцизлар арту, шулай ук Россия шәрабына һәм шампан шәрабына ташламалы акцизларны бетерүгә бәйле.

Үзәк банк фаразлары буенча ягулыкка һәм тәмәкегә уртача бәя 4,6 процентка, ә шәрабка 0,9 процентка, автомобильгә 0,2 процентка артачак.

Бу товарларга бәя арту, үз чиратында, башка категорияләр бәясенә дә йогынты ясаячак. Шулай итеп, транспортлау чыгымнары аркасында азык-төлек, кием-салым, аяк киеме һәм көнкүреш техникасына да бәя артачак. Транспортка түләүдән тыш, бәягә арткан Өстәмә кыйммәткә салымны да өстәячәкләр. 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading