16+

Тагын өч пенсионер коронавирустан вафат булган

Татарстанда коронавирустан барлыгы 438 үлем очрагы рәсми рәвештә теркәлгән.

Татарстанда коронавирустан барлыгы 438 үлем очрагы рәсми рәвештә теркәлгән.

Татарстанда тагын өч кеше — ике хатын-кыз һәм бер ир-ат коронавирус инфекциясе корбаны булды. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән "Татар-информ" хәбәр итә.

Covid-19дан 1936 һәм 1940 елларда туган хатын-кызлар, шулай ук 1936 елда туган ир-ат вафат булды, дип аңлаттылар министрлыкта.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — дип билгеләп үттеләр республика ведомствосының матбугат хезмәтендә.

2021 елның 11 апреленә алынган мәгълүматларга караганда, пандемия башланганнан бирле Татарстанда коронавирустан 438 үлем очрагы рәсми рәвештә теркәлгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading