Татарстанда тагын ике кешенең коронавирустан үлеме расланган.
1941 елда туган ир-атта хастаханәгә салынганда ук коронавирус инфекциясе расланган була. Хроник авырулар да булган. 1956 елда туган ир-ат исә хастаханәгә пневмония белән салына. Үз авырулары булу сәбәпле, хәле тагын да начарайган.
Мәрхүмнәрнең үлем сәбәбе патологоанатом экспертизасы нәтиҗәсендә расланган, вирус тәгаенләнгән. Шулай итеп, 1 декабрьгә Татарстанда коронавирустан 138 кешенең үлеме рәсми рәвештә расланган.
Комментарийлар