16+

Тагын күп катлы йортта газ шартлаган: үлүче һәм зыян күрүчеләр бар

Ростов өлкәсенең Шахта шәһәрендә күп катлы йортта газ шартлап, бер кеше үлгән.

Ростов өлкәсенең Шахта шәһәрендә күп катлы йортта газ шартлап, бер кеше үлгән.

Бүген иртән Ростов өлкәсенең Шахта шәһәрендә күп катлы йортның тугызынчы катында газ шартлаган. Беренчел мәгълүматларга караганда, шартлау газ җайланмасын дөрес кулланмаудан булган. Авария-диспетчер хезмәтендә газ баллоны шартлаган дигән версия дә бар. Газ шартлау аркасында ике кат тулысынча җимерелгән. Җимереклекләр астында алты кеше калган. Бер кеше үлгән, җиде кешене коткара алганнар, сигезе зыян күргән. Коткаручылар ташлар астыннан ике яшьлек бала белән әнисен коткарган. Хабаров урамындагы 16 нчы йортта барысы 72 фатир, дүрт фатирга зыян килгән. Җиденче катта стеналар ярылган. Газ шартлаган йорттан 140 кешене эвакуацияләгәннәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading