Татарстанда М7 трассасында фура белән җиңел машина бәрелешкән.
Татарстанның Минзәлә районындагы юл һәлакәтендә бер кеше һәлак булган.
Җиңел машинада утырган тагын бер пассажир зыян күргән, аны хастаханәгә озатканнар.
Юл-транспорт һәлакәте кичә, 4 декабрьдә, 21 сәгать тирәсендә килеп чыккан, дип хәбәр итә «Челнинские известия».
Степановка авылы янындагы М7 трассасында Daewoo автомобиле авыр йөк белән бәрелешкән. Һзлакәттән соң фура кюветка очып төшкән, ә икенче машинаның алгы өлеше тимер өенә әйләнгән, яна башланган. Авария шаһитлары аны сүндерергә ярдәм иткән.
Җиңел машина йөртүчесе һәлак булган, аның пассажиры хастаханәдә. Тикшерү бара.
Комментарийлар