25 май көнне Лаеш районы Никольское авылында «Каравон» рус халык бәйрәме булачак. Ел саен республика халкын рус халык фольклоры, борынгы уеннары, төрле ярминкәләре белән шаккаттырган бәйрәмгә быел Россиянең төрле төбәкләреннән 140 җыр-бию коллективы – 1800гә якын кеше киләчәк.
– Россиянең алты төбәге, Татарстанның 40 районы, Казан һәм Чаллы коллективлары “Каравон”да катнашу теләген белдерде инде, - ди Лаеш районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Илнур Гайниев.
Башланып кына киткән чорында “Каравон” Никольское авылының үз бәйрәме генә булган. Берничә әби авылда “Каравон” дип исемләнгән фольклор колективын булдырган. Тора-бара аның белән якын-тирә шәһәрләр кызыксына башлаган.
- Бу зур булмаган, шул ук вакытта җанлы фестиваль иде. Татарстан Республикасы җитәкчеләре аны күреп алып дәүләт дәрәҗәсендәге чарага әйләндерде. Хәзер бирегә ел саен 23 меңнән артык кеше җыела, - ди “Казан” милли мәдәни үзәгенең Рус фольклоры үзәге сәнгать җитәкчесе Светлана Первакова.
Фольклор концерты һәм ярминкәләрдән тыш биредә балалар һәм олылар өчен төрле күңел ачу чаралары да эшли. Әйтик, көчле затлар фестивальдә “Молодецкие забавы” ярышларында катнашырга ярата икән. Хатын-кызлар рус халкы гореф-гадәтләре белән танышу ягын кулайрак күрә. Балалар өчен аттракционнар һәм борынга уеннар әзерләгәннәр. Сөякләрен җилкендереп аласы килгәннәргә бию мәйданчыгы эшлиячәк. Бии белмәгәннәргә биредә осталык дәресе дә булачак әле. Халык үз-ара такмаклар әйтеп тә ярыша ала. Кунаклар әлеге төр күңел ачу чарасын бик ярата икән. Иртәнге якта килгән кешеләр авылның үзәк чиркәвендә гыйбадәт кыла ала.
– Без фольклор иҗатын аның туган җирендә күрсәтү яклы. Быелгы фестивальнең программасын да шуңа карап төзедек. Хәзер «Каравон»ның үз традицияләре бар инде. Ел саен ул нинди дә булса театральләштерелгән тамаша белән ачыла, - ди «Каравон» фестиваленең программа директоры Инна Шувалова.
«Каравон»га барасы килгән кешеләр өчен Казаннан да махсус автобуслар йөреп торачак. Алар иртәнге сигездән Җиңү Проспекты тукталышыннан кузгала башлый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар