16+

"Таксист гаепле. Юлны кистереп чыгалар, кайда теләсәләр, шунда туктыйлар"

Казан янындагы юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше зыян күргән, бер кеше үлгән.

Казан янындагы юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше зыян күргән, бер кеше үлгән.

Казан янында, Яңа Салмачи бистәсе янында юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Социаль челтәрдә хәбәр итүләренчә, "Рено Логан" такси автомобиле алдагы машинаны узып китү өчен каршы як полосага чыккан. Югары тизлектә булганга, идарәне югалткан һәм "Фольксваген Тигуан" машинасына очып кергән. Бәрелешүдән "Рено" машинасы юл кырыена очкан һәм ян якка ауган.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә "Рено"ның пассажиры, 1984 елгы ир-ат, хастаханәгә озатыла, соңыннан аңына килмичә, вафат була.
"Рено" автомобиленең машина йөртүчесе һәм икенче пассажиры, шулай ук "Фольксваген" автомобилендә утырган пассажир төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатылган.

Социаль челтәрләрнең берсендә язылганча, таксистның чит ил гражданины булуы ачыклана. Аның машинасының алгы тәгәрмәчләре - кышкы, арткы тәгәрмәчләре - "җәйге" булган, дип язган әлеге һәлакәтнең шаһите. Бәлки, бу фактор - казаның бер сәбәбедер дә.

"Таксистлар теләсә ничек йөри"; "Таксист гаепле. Юлны кисеп чыгалар, кайда телиләр, шунда тукталалар. Әллә кеше машиналары кызганыч түгелме, әллә пассажирларның тормышымы»; «Каһәр суккан юл чаты, яктырту җитми, светофор кирәк»; "Мондый "үз-үзенә ышанганнарга" ачу килә", - дип язалар социаль челтәрләрдә казанлылар.
Соңрак ачыкланганча, үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте сәбәпчесе"Ситимобил" такси йөртүчесе Турсунов Омаджон Рохатилло качкан.
Медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң ул РКБдан кайтып киткән, әмма юл-транспорт һәлакәте урынына ул кире килмәгән. Билгесез юнәлештә юкка чыккан. Хәзер гастарбайтерны полиция эзли. Аны белгән һәм күргән кеше булса, бу хакта полициянең дежур часть телефоны буенча: 8 (843) 533-38-59 хәбәр итүләрен сорыйлар.

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading