16+

Талантларга юл ачалар

26 майдан 28енә кадәр Казан музыка көллиятендә яшь башкаручыларның Гуммерт исемендәге I Халыкара конкурсы узачак. Анда Россиянең 14 шәһәреннән һәм чит илләрдән 127 музыкант катнаша. Конкурсны, Татарстан Президенты ярдәме белән, Мәдәният министрлыгы, музыка көллияте, консерватория оештыра. Конкурс - көллият директоры Айрат Җаббаров тәкъдиме белән үткәрелә.

Конкурсның Гуммерт исеме белән аталуы очраклы түгел, Заманында композитор, пианиночы Рудольф Гуммерт хор һәм симфоник оркестрның дирижеры була. Ул - Казан музыка көллиятенә нигез салучыларның берсе.
Бәйгенең максаты - талантлы музыкантларны югары уку йортларына укырга кертүдә ярдәм итү һәм иҗат коллективларына эшкә урнаштыру.
Жюрига Англия, Австрия, Испания илләреннән һәм Мәскәү шәһәрләреннән иң оста скрипкачылар чакырылды. Шулай ук үзебезнең музыка уку йортлары профессорлары, доцентлары да катнашучыларга бәя бирәчәк.
Конкурс скрипка, альт, виолончель, контрабас номинацияләрендә уза. Бүләкләү фонды - 650 мең сум. Конкурс вакытында остаханәләр оештыру каралган. Конкурсның йомгаклау концерты Казан Ратушасында узачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading