16+

Талантлылар Тукай ватанында бүләкләнде

Тукай үз әсәрендә Шүрәлене коточарлык ямьсез, шыксыз тискәре образ итеп сурәтләсә дә, бүгенге замана “урман сарыгы” бөтенләй башка, сөйкемле хәзер.

Талантлылар Тукай ватанында бүләкләнде

Тукай үз әсәрендә Шүрәлене коточарлык ямьсез, шыксыз тискәре образ итеп сурәтләсә дә, бүгенге замана “урман сарыгы” бөтенләй башка, сөйкемле хәзер.

Республикабызда менә тугызынчы ел инде шундый исемле балалар кул эшләре конкурсы да уздырыла. “Салават күпере” балалар журналы башлап җибәргән әлеге ярышны хәзер Татарстанның Мәдәният министрлыгы белән Мәгариф һәм фән министрлыгы үз канаты астына алды. Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма Комитеты һәм “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы да учредительләр арасында. Ә конкурсны Республика традицион мәдәниятны үстерү үзәге һәм Кырлай музей комплексы бергәләп оештырганнар. Халыкара статуста уздырылса да, быел чит илләрдән катнашмаганнар. Алдагы елларда Австралия һәм Германиядән дә гаризалар кабул ителгән булган.   
Балаларның иҗат мөмкинлекләрен билгеләү һәм сәләтле балаларга ярдәм максатыннан оештырылган әлеге конкурска быел 1-10 сыйныф укучыларыннан 340 гариза килгән, Россиянең дүрт төбәгеннән: Ульяновск, Мәскәү, Башкортстан һәм Волгоград өлкәсеннән дә катнашырга теләк белдергәннәр.  Аларның иң тырыш һәм иң талантлы 115е өченче турга сайлап алынган һәм аларны 1 июнь көнне Тукайның һәм шүрәленең дә Ватаны Кырлай җире  җигүле ат белән каршы алды. Оештыручылар Тукай иҗатын яраткан балаларга  бу көн гомерлек истәлек булсын дип тырышканнар. Хәзерге заман баласы яратып уйный торган квест та, пыялага сурәт төшерү һәм кызыл балчыктан ясалган тәлинкәне бизәү мастер-класслары оештырганнар. Аларның нәтиҗәсе киләсе елларга күренер - осталар киңәшен ишеткән балалар үзләре дә тагын да остарыр. Әлеге бәйрәмгә Тукайның кардәш тиешле кешесе журналист Риман Гыйлемханов һәм язучы, нәфис сүз остасы Алмаз Хәмзин да килгән иде. Алар балаларның эшләренә шаккатып, тел шартлатып йөрделәр.

Сәгъди абзый йортына барганда кадерле кунакларны шагыйрь әсәрләренең геройлары: шүрәле,  су анасы, кәҗә белән сарык озатты.
Тукай музееның икенче катындагы күргәзмәгә куелган күз явын алырлык  эшләргә сокланмый мөмкин түгел, нәрсәдән генә ясамаган ул балалар Тукай геройларын. Кем балчыктан әвәләгән, кайсы чиккән, кайсы агачтан уеп-кырып, яндырып ясаган. Күннән эшләнгән, ыргаклы инә белән бәйләнгән шүрәле-су аналары да шактый иде. Һәр шүрәле үзенчә матур, үзенчә сөйкемле. Балалар  эшләрен күңелләре аша уздырып, ничек күрәселәре килә шулай итеп, хыял-фантазияләренә ирек биреп башкарганнар.

 Йөздән артык бала эше арасында төп җиңүчеләрне билгеләү шактый кыен, билгеле. Шулай булса да, конкурсның быелгысы да җиңүчеләрсез калмады.  Беренче урынга Башкортстанның Чакмагыш районыннан өч бала: Яна Галиева, Хәлим Ишморатов, Тимур Муллагәрәев лаек булды. Икенче урын Мәскәү кызы Әмирә Мифтаховага, өченче урын кабат Чакмагышларга, Динислам Гәрәевка  булды. Башкорстанның Чакмагышы гомумән әлеге конкурска бик тырышып әзерләнгән. Шуңа җиңүчеләрне игълан иткәндә бу район исеме еш яңгырады. Конкурста катнашып өченче турга кадәр җиткән һәм Кырлайга килгән бер генә малай-кыз да бүләксез кайтып китмәде Арча җиреннән. Алар төрле дәрәҗәдәге дипломнар һәм итәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Ә Тукай ватанында алган тәэсирләре бүләк биштәрләргә генә дә сыймады.

Ел буе тырыша-тырыша Тукай әсәрләрен сурәтләгән төрле милләт балалары  үзләрен иҗатка илһамландырган яраткан шагыйрьләренә рәхмәт әйтеп, аның һәйкәленә чәчәкләр салдылар һәм барысы бергәләп “Туган тел”не җырладылар.

Йолдыз ШӘРАПОВА.

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading