16+

Талпан тешләп, хастаханәгә мөрәҗәгать итүчеләр саны арткан

Быел талпаннар гадәттәгедән иртәрәк уянган, дип хәбәр итә Роспотрбезнадзорның Татарстан идарәсе. Республикада талпан тешләп биш кеше хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә дә өлгергән инде. Аларның икесе балалар.

Быел талпаннар гадәттәгедән иртәрәк уянган, дип хәбәр итә Роспотрбезнадзорның Татарстан идарәсе. Республикада талпан тешләп биш кеше хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә дә өлгергән инде. Аларның икесе балалар.

Урман бете, гадәттә, тәннең йомшак урынына: култык асты, чәч арасы, колак артына кадала. Кан белән тукланып, үзе йөрткән инфекцияне кешегә күчерә. Талпан энцефалиты сәламәтлек өчен куркыныч тудыра. Кеше еш кына урман бете кадалганын сизми, беренче билгеләре дә атна-ун көннән соң гына, кайчакта хәтта бер айдан соң беленә. Кешенең температурасы күтәрелә, хәлсезлек сизелә, башы авырта, муен, буыннар сызлый. Былтыр Татарстанда өч кеше энцефалит вирусын йоктырган. Урман бетләре ешрак катнаш урманнарда үлән арасында очрый. Аеруча май урталарында күбәя. Роспотребнадзор идарәсе белгечләре урманнарда, ял итү паркларында саграк булырга киңәш итә. Сүз уңаеннан, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Әгерҗе, Зәй, Саба, Теләче, Югары Ослан, Ютазы районнары һәм Казан, Чаллы шәһәрләрендә - республиканың барлыгы 30 җирлегендә талпаннар күбрәк очрый икән.

Талпаннан саклану өчен:

- энцефалит вирусыннан саклануның иң ышанычлы ысулы - вакцинация ясату. Ул талпан сезоны башланганчы 1,5-2 ай алдан үткәрелә.

- табигатькә чыкканда, талпаннар сирәк булган җирләрне сайлагыз. Әйтик, каенлыкларда, нарат урманнарында талпаннар бик булмый. Ә менә ачыклыкта, юл буйларында алар күбрәк очрый.
- кешенең киеме тәнен мөмкин кадәр томалап торсын, бөҗәкләрне куркыта торган махус кремнар кулланырга да була.

- урманнан кайткач, үзеңне җентекләп тикшереп чыгарга кирәк. Талпан тешләгәнне абайласагыз, тиз арада хастаханәгә мөрәҗәгать итегез.


Роспотребнадзорның Татарстан идарәсендә 1 майдан "кайнарэлемтә" эшли башлаячак. Талпан тешләгән очракта, энцефалит вирусы белән бәйле барлык сораулар буенча бәйрәм һәм ял көннәрендә 8 (843) 238 98 54, башка вакытта 238 53 68, 238 21 74 телефоннары аша шалтыратырга мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading