16+

Талпаннан зыян күрүчеләр саны арта бара

Талпан энцефалиты һәм талпан боррелиозы белән зарарлану очраклары да бар. Табиблар Чаллыда яшәүчеләрне сак булырга чакыра.

Талпан энцефалиты һәм талпан боррелиозы белән зарарлану очраклары да бар. Табиблар Чаллыда яшәүчеләрне сак булырга чакыра.

Чаллыда бу җәйдә талпан кадалуның меңнән артык очрагы теркәлгән.

Яр Чаллыда җәй башыннан бирле 1350 талпан кадалу очрагы теркәлгән. Бу елның июнь ахырыннан андый төр очракларның саны 325кә арткан. Бу хакта Чаллының Роспотребнадзор идарәсендә хәбәр иттеләр, дип яза "Челнинские известия" басмасы. 

"Талпан энцефалиты һәм боррелез белән зарарлануның бер очрагы (Лайма авыруы) бар. Талпан энцефалиты белән зарарлану очрагы – Удмуртиядән кайткан кешедә, ә боррелез инфекциясе белән Чаллыда яшәүче кешедә теркәлгән», - дип хәбәр иттеләр Роспотребнадзорда.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте мәгълүматлары буенча, 2022 елда талпан кадалуның саны ике тапкырга диярлек арткан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading