16+

Тамашачы – хоккей, команда НХЛдан уенчы көтә

Бүген – 13 сентябрьдә, «Ак Барс» хоккейчылары үз тама­шачысы алдында сезонның беренче матчын уздыра – «Татнефть Арена» боз сараенда «Металлург»ка каршы уен кичке сәгать 7дә башлана.

Бүген – 13 сентябрьдә, «Ак Барс» хоккейчылары үз тама­шачысы алдында сезонның беренче матчын уздыра – «Татнефть Арена» боз сараенда «Металлург»ка каршы уен кичке сәгать 7дә башлана.

Көндәш «рекорд» куйды
«Ак Барс» соңгы уенында – 7 сентябрьдә «Сочи»ны отканнан (6:3) соң иркенләп бүгенге матчка әзерләнсә, «Металлург» шул бер атна эчендә тренер алмаштырырга да, яңа остаз җитәкчелегендә ике уенда оттырырга да өлгерде. Димәк, ике команда да җиңү көтә: хуҗаларга атналык ялдан соң үз тамашачысы алдында беренче уенда йөз кызарту килешмәсә, ике сезонга кабат үз постына кайткан Илья Воробьевка да рәттән өч уенда абынган өчен рәхмәт әйтмәсләр. Сүз уңаеннан, ишетми калганнар өчен шунысын да әйтик инде: «Металлург» клубы җитәкчелеге баш тренер Йозеф Яндачны, яңа сезон башланып 6 көн узу белән, отставкага озатты. Бу – КХЛ рекорды. Моңа кадәрге рекорд Новокузнецк «Металлург»ында куелган – 2016 елда Николай Соловьев яңа сезонның 7нче көнендә эшеннән озатылган иде.

Эмильне көтәбез

Ул арада, «Металлург» белән уенга ике көн кала, «Ак Барс» клубы каләм әһелләрен боз янына җыеп ачык күнегүләр үткәрде һәм матбугат очрашуы уздырды.
– Сезон башындагы 3 уенда команданың күп алка кертүе, зур аерма белән җиңүе ошады. Хоккейчыларның һөҗүмле уены сөендерә, – диде баш тренер Дмитрий Квартальнов, читтәге уеннар сериясенә нәтиҗә ясап. – Нәрсә ошап җитмәдеме? Менә машинада барасыз, ә сезне ГАИ хезмәткәре туктата. Барысын да дөрес эшлисез кебек, әмма никтер... Бу да шундый ук әйбер. Хоккей – иҗади эш, һәрвакыт зурракка омтыласың. Ялгышлар бар, төзәтү өчен тырышабыз.
Баш тренердан «Ак Барс»ның быел КХЛда иң яшь сакчылар белән уйнавы (сактагыларның уртача яше – 24тән азрак), Эмиль Гариповның кайчан капкага басачагы турында да сораштылар. «Яшьлекнең уңай һәм тискәре яклары да бар. Язга кадәр ерак, өмет белән карыйбыз: яшьләр әле ныгыр, – диде остаз. – Ә Эмиль эшли. Җитди имгәнүдән соң формага килү өчен вакыт кирәк. Без аңа өметләнәбез, тиздән бозда күрербез дә».

НХЛдан уенчы?

Клубның генераль менеджеры Рафик Якубов сезон алдыннан уздырылган селекция эшләренә тукталды.
– Бу эш тукталмый, ел әйләнә, сезон буе дәвам итә, – дип белдерде ул. – Баш тренердан заказ булды – нәрсә җитмәвен, команданың үзгәрүен аңлыйбыз. Яхшы гына эшләдек, шәп кенә уенчылар алынды. Әмма вак-төяк имгәнүләр сәбәпле (Михаил Глухов белән Эмиль Галимов искә алынды), әле һөҗүмне ныгыту буенча эш алып барыла.
Рафик Якубов НХЛга китмәве билгеле булган һөҗүмче Антон Бурдасовның Казанга килмәячәген дә җиткерде.
– Әлеге уенчыны тәкъдим иткәннәр иде. Киңәштек тә баш тарттык. Сәбәпләре финанска барып тоташа. Аннан соң ул команда стиленә дә туры килми, – диде генераль менеджер.
 Рафик Якубов сүзләренчә, «Ак Барс» һөҗүмне ныгытырга җыена, әмма базар ярлы. Шуңа да НХЛда лагерьлар төгәлләнгәч – октябрь азагына таба аннан яхшы уенчы алырга ниятлиләр.
...Матбугат очрашуында Зиннәтулла Билалетдиновны да искә алдылар. «ЦСКА белән уеннан соң күрештек, уңышлар теләде», – диде Квартальнов. «Металлург»­ка каршы уенны да тамаша кылачак легендар остаз, ә уен алдыннан боз сараенда, аны хөрмәтләп, исемле тренер әләме күтәреләчәк.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading