Ирина Мирошниченко 1942 елның 24 июлендә Барнаулда туган. Актриса буларак ул Георгий Данелиянең «Мин Мәскәү буйлап атлыйм» («Я шагаю по Москве») фильмында дебют ясый. Үзенең беренче зур ролен ул Антон Тимошининның «Аларны бары тик йөзгә карап кына белгәннәр» («Их знали только в лицо»).картинасында уйный. Ул шулай ук Андрей Тарковскийның «Андрей Рублев» фильмында Мария Магдалина роле һәм «Дядя Ваня», «Вам и не снилось» картиналары буенча билгеле.
1988 елда Мирошниченко РСФСРның халык артисты исемен ала. 2021 елда ул III дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнә.
Комментарийлар