16+

Танылган гаилә өченчегә бәби көтә!

Танылган блогерлар Юлия һәм Иршат Нәбиевлар өченче тапкыр әти-әни булачак.

Танылган блогерлар Юлия һәм Иршат Нәбиевлар өченче тапкыр әти-әни булачак.

Шатлыклы хәбәре белән Юлия үзенең туган көнендә социаль челтәрләрдә уртаклаша. 

«Миңа бүген 26 яшь. Минем карынымда тагын бер йөрәк тибә», – дип язган ул сәхифәсендә.

Юлия белән Иршат Аишә һәм Сәйдә исемле ике кыз тәрбияли. 

Нәбиевлар Актанышның Әнәк авылында яши, язылучыларын авыл тормышы, үзләренең көнкүреше белән таныштырып баралар.

Блогерлар популяр артистлар белән дә даими элемтәдә тора.  Иршат үзе дә җырлый, «Гүзәлем» дигән бер җырын яздырып, музыкаль мәйданнарга да чыгарды.

Чыганак - "Интертат"

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading