16+

Танылган кардиохирург, милләттәшебез Ренат Акчурин белән хушлашалар

Мәскәүдә танылган кардиохирург Ренат Акчурин белән хушлашу тантанасы бара. Мөрәсим йоласына РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко килде.

Мәскәүдә танылган кардиохирург Ренат Акчурин белән хушлашу тантанасы бара. Мөрәсим йоласына РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко килде.

Ренат Акчурин 6 октябрьдә озакка сузылган авырудан соң 79нчы яшендә вафат булды. Аны Троекуровск зиратына җирләячәкләр. Акчурин атаклы совет һәм Россия кардиохирургы, кардиология фәнни-тикшеренү үзәгенең хирургия буенча генераль директоры урынбасары иде.

Аңа үз гомерләрен меңләгән кеше ышанып тапшырган. Аның пациентлары арасында Россия президенты Борис Ельциннан башлап дәүләтнең беренче затлары да, һәм бөтенләй гади кешеләр дә булган. Ренат Сөләйман улы дистәләгән еллар Татарстан белән тыгыз элемтәдә торды. 2011 елдан, нигез салынганнан бирле, табиблар клубын җитәкләгән. 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading