«Пәнҗешәмбе көнне бер ир-ат Мәскәү елгасы бозы өстендә чаңгы шуа. Ул бер мизгелдә боз астына төшеп китә һәм батып үлә. Мәрхүм ир-ат — музыкант Александр Липницкий», — дигән агентлык чыганагы.
Александр Липницкий музыка тәнкыйтьчесе һәм журналист иде, диелә хәбәрдә.
Мәрхүмнең хатыны Инна сүзләренчә, Липницикийның мәетен тапмаганнар әле. Ул эте белән бергә булган. «Күз алдында боз астына төшеп китте», дигән шаһитлар. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.
«Аны үле килеш күргәннәр. Полиция аның судан йөзеп баруын да күргән, аннары ул күз алдында су астына киткән. Ул үлгән инде, мәете боз астына киткән, аны кичә тапмадылар, хәзер дә эзлибез», — дигән Инна Липницкая.
Комментарийлар