"Безнең гаиләбезгә рәхим ит! Аллаһы Тәгаләнең тагын бер бүләге син безнең өчен", - дип язган ул.
15 март көнне Чәчкә икенче тапкыр әни булган. Бу хакта ул бүген генә хәбәр итте.
Сабыйның авырлыгы - 3000 грамм, буе - 52 см. "Төкле аягың белән, кызым. Безнең гаиләбезгә рәхим ит! Аллаһы Тәгаләнең тагын бер бүләге син безнең өчен", - дип язган Чәчкә.
Чәчкә белән Ирекне икенче кызлары тууы, Веснаны апа булуы белән котлыйбыз! Бәхетле сабый булсын!
Чәчкә йөкле булуы турында да күптән түгел генә язган иде. "Минем бер серем бар! Бүген, дусларым, мин аны сезгә ачарга булдым. Аңлатып тору кирәк түгелдер, дип уйлыйм", – дип язган иде ул йөкле килеш төшкән видео астына.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар