16+

Танылган татар җырчысы дүртенче тапкыр әни булган! Котлыйбыз!

Лилия Хәйруллина шатлыклы хәбәр белән социаль челтәрдә уртаклашты.

Лилия Хәйруллина шатлыклы хәбәр белән социаль челтәрдә уртаклашты.

Ул инде март аенда ук бала тапкан, ләкин моны әле хәзер генә әйтергә батырчылык иткән.  Лилия 4нче баласын Буэнос-Айреста тапкан. 

– 4нче тапкыр әни булдым! Ләкин бүген түгел, ә 2024 елның мартында. Буэнос-Айреста таптым. Хәзер генә сезнең белән уртаклашырга булдым. Гомумән, бу турыда хәтта танышларымнан да бик аз кеше белде. Минем шәхси мәгълүматка мөнәсәбәтемне беләсез… Нигә сөйләмәдем? Барысы да җиңел булмады… Бәлки бераздан сөйләрмен. 
Минем белән һәм бала белән барысы да яхшы, Аллаһка шөкер. Менә шулай... Хәзер сез минем турында бераз күбрәк беләсез, - дип язган Лилия Хәйруллина.

Язмага реакция белдерегез

13

2

2

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading