16+

Танылган татар журналисты вафат...

Журналист Гафиулла Газиз вафат.

Журналист Гафиулла Газиз вафат.

Бу хакта «Татар-информ»га аның тормыш иптәше Наилә ханым Газизова хәбәр итте.

«Без соңгы елларда иремнең туган авылы Балтач районы Югары Субаш авылында яшәдек. Гафиулла бер тапкыр инфаркт кичергән иде инде. Гел әйбәт кенә йөргән җирдән икенче тапкыр йөрәге эләктереп алды. Кичә ашыгыч ярдәм белән Казанга алып киттеләр. Хастаханәдә, операция өстәлендә вафат булды», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Гафиулла Газизов Балтач районы, Югары Субаш авылында туып-үсә. Урта мәктәпне тәмамлагач хуҗалыкта эшли, кабат армия сафларына алына. Хезмәтен тутыргач, Чаллыга китә. Башта СМУ-71дә эшли, аннан КамАЗ пресс-рам заводына урнаша. Двигательләр ремонтлау заводы сафка баскач шунда күчә.

Гафиулла Газиз Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә читтән торып укырга керә. 1989 ел ахырында аны КАМАЗның партия комитетына чакырып алалар. КАМАЗ радиосына татар телендә тапшырулар алып баручы һәм мөхәррир кирәк була. Ул милли күтәрелеш елларында туган тел, азатлык, халык язмышы турындагы тапшырулары белән эшчеләргә рух өсти.

1992 елда аны чыбыклы шәһәр радиосына эшкә дәшәләр. Ул китеп күп вакыт та үтми, двигательләр заводында янгын чыга. КАМАЗның радиосы да, типографиясе дә нәкъ менә шушында урнашкан була.

Ул шәһәр радиосында хезмәт куя башлый. Шәһәр телерадиокомпаниясе генераль директоры Рахман Шәфигуллин аны радио буенча үзенең урынбасары итеп билгели. 

1998 елдан Гафиулла «Азатлык Радиосы»*нда (2017 елның 5 декабрендә Россия Юстиция министрлыгы «чит ил агентлары» исемлегенә кертте, 2022 елда Россиядә «Азатлык Радиосы» сайты томаланды) эшли башлый. Шулай ук «Шәһри Чаллы» һәм «Туганайлар» газеталарында да хәбәрче була.

Тормыш иптәше Наилә белән ике ул тәрбияләп үстерәләр. 

Чыганак

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading