16+

Ташламалы кредиттан тагын да күбрәк студент файдалана алачак

Россиядә белем алуны кредитлау программасына тагын 1 млрд сумнан артык акча юнәлдереләчәк.

Россиядә белем алуны кредитлау программасына тагын 1 млрд сумнан артык акча юнәлдереләчәк.

Финанслау федераль бюджетта каралган инде, дип хәбәр итә РФ Хөкүмәте матбугат хезмәте. 

Программа буенча көллият һәм югары уку йортлары студентлары укуга еллык 3% ставка белән кредит алырга мөмкин. Өстәмә акчалар тагын 145 меңнән артык шундый займны субсидияләргә мөмкинлек бирәчәк. 

Мондый кредитлар 14 яшьтән бирелә. Уку вакыты дәвамында һәм ул тәмамланганнан соң тугыз ай дәвамында студент бары тик процентларны гына түләргә тиеш, ә калган өлешен 15 ел эчендә кайтарырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading