16+

ТАССРның 100 еллыгы сайтында уникаль китап пәйда булды

ТАССРның 100 еллыгы сайтында «Татар дөньясы» дигән уникаль китап пәйда булды.

ТАССРның 100 еллыгы сайтында «Татар дөньясы» дигән уникаль китап пәйда булды.

Китап нигезенә тарихи документлар, тикшеренүләр һәм фәнни эшләр салынган, әмма шул ук вакытта материал гади һәм кызыклы тел белән язылган.  ТАССРның 100 еллыгы сайтында «Татар дөньясы» дигән уникаль китап пәйда булды. Басма китап укучыларны татар халкы тарихының төп вакыйгалары буйлап мавыктыргыч экскурсиягә чакыра.

Китапның нигезенә тарихи документлар, тикшеренүләр һәм фәнни эшләр салынган, әмма шул ук вакытта материал гади һәм кызыклы итеп язылган. Басмада уникаль документлар һәм вакыйгаларны ача торган матур иллюстрацияләр, картографик материаллар, репродукцияләр һәм фотографияләр күп.

Басма дүрт бүлектән тора: «Тарих һәм хәзерге заман», «Татар цивилизациясе», «Традицион мәдәният: гасырлар бәйләнеше», «Милли мәдәният: мәңге тере иҗат». Авторлар татар халкының тарихы һәм мәдәнияте турында төп мәгълүматны бирә.

Традицион татар мәдәнияте хуҗалык һәм көнкүреш, гаилә гореф-гадәтләре, халык декоратив-гамәли сәнгате, рухи мәдәният, бәйрәмнәр тупланмасының осталык һәм тәҗрибә үзәге буларак китерелә. Китап киң даирә укучыларга тәкъдим ителә.  Шулай ук китап белән Татарстан китап нәшрияты сайтында https://tatkniga.ru/book/kniga-tatarskiy-mir.html  танышырга мөмкин.

http://tatar-inform.tatar

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading