16+

Татар халык биюе Бауман урамын гөрләтте

28 июль көнне Бауман урамында татар халык биюе буенча мастер-класс узды. Казан Мэриясе оештырган әлеге чара – «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы мастер-классы.

28 июль көнне Бауман урамында татар халык биюе буенча мастер-класс узды. Казан Мэриясе оештырган әлеге чара – «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы мастер-классы.

Мастер-классны Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артистлары Данил Исхаков һәм Алия Мөхәммәтгалиева, «Казан» бию ансамбле солисты Дамир Насретдинов, халыкара конкурс-фестивальләр лауреаты, халык биюләре педагог-хореографы Сәидә Миннебаева үткәрде.
Чара биючеләр перформансыннан башланды, мастер-класс белән дәвам итте. Катнашучылар татар халык биюенең төп хәрәкәтләрен – «беренче татар йөреше», «үкчәбаш», «борма», «чалыштыру»ны өйрәнде.

«Биредә без традицион татар биюен күрсәтәбез, ул уеннар белән бергә үрелеп бара. Элегрәк егетләр-кызлар кичләрен шундый җыр-биюле уеннар оештырган, анда уен һәм бию бер-берсеннән аерылмаган. Хәзерге вакытта башкарыла торган татар биюенең хәрәкәтләре 20 нче гасырның башына барып тоташа. Аларны балет артисты, фольклорчы, балетмейстер Гай Таһиров  язып алган», – ди Сәидә Миннебаева.

Мастер-класс барышында катнашучылар түгәрәккә басып, татар халкының «Түгәрәк уен», «Кое», «Пешмәгән» уеннарын да уйнады.
«Казанга башка төбәкләрдән, илләрдән туристлар күп килә. Аларга да татар мәдәнияте кызыклы. Ә без, Татарстанда туып-үскән кешеләр буларак, татар сәнгатен популярлаштырырга тиеш. Мондый мастер-класслар күбрәк уздырылсын иде, чөнки татар биюенең нәфис хәрәкәтләре буыннан-буынга җиткерелергә тиеш», – ди Данил Исхаков.

Чара җанлы музыка астында узды. Бу эштә музыкантлар – Айдар Әбдрәхимов (гитара) һәм халыкара конкурслар лауреаты, «ТМТВ» hәм «Болгар Радиосы» телевизион музыкаль премияләре лауреаты Рәзил Камалов (баян) ярдәмгә килде.

«Һава торышының уңай, мастер-класста катнашучыларның күп булуы бик сөендерә, татарның милли рухын күтәрә. Әлеге чара гадәти концертлардан аерылып тора: биредә бер нәрсә дә шаблон буенча бармый, без катнашучыларның ритмына җайлашабыз, Бауман урамыннан узучы туристлар белән дә эшлибез. Кешеләрнең шат йөзләрен күрү күңелгә бәйрәм хисе өсти», – ди Рәзил Камалов.

Татар биюе буенча мастер-классны казанлылар һәм шәһәр кунаклары яратып кабул итте, үзләре дә кушылып биеде. Шундый катнашучыларның берсе – чарага махсус килгән Мансура ханым Хафизова.

«Мондый чараларны без күптәннән көттек. Әлеге мастер-класс турында радиодан ишеткәч, бик шатландым. Үзем белән бирегә сеңелләремне дә алып килдем. Татар халкы мондый чараларга сусаган. Шундый уеннар тагын булсын, бик теләп килер идек. Бу чараны уйлап табучыларга рәхмәтемне җиткерәм. Бауман урамында татар көйләре, татар җырлары гел яңгырап торсын», – диде ул.

Искәртеп узыйк, «Хәрәкәттә – бәрәкәт» парклардагы җәйге иҗат һәм спорт дәресләре Казанда 2021 нче елда, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында башланып китте. Узган ел аның дәвамында 14 дәрес узды, быел «Ярмәк вагы» татар биюе нигезләре, чечетка, аэробика буенча мастер-класслар үтте. Бу юлы татар халык биюе буенча әлеге чара Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырылды.

Татар биюе буенча мастер-класслар җәй айларында әле дәвам итәчәк. «Хәрәкәттә – бәрәкәт» чаралары Казан Мэриясе тарафыннан Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә сентябрьгә кадәр уздырыла.

Фото авторы: Валера Копылов

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading